2022 елның 4 мартында, «Кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында Арча муниципаль районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 10 сыйныф укучылары арасында «Тарих һәм җәмгыять белеме» укытучылары Лилия Фазуллина һәм Миләүшә Сәгъдиева катнашында хокукый викторина үткәрде. Викторина «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләренә кагылышлы сораулар һәм ситуацион бурычлар рәвешендә онлайн форматта узды. Чара башланганчы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны җентекләп аңлатып, сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Мөрәҗәгатьләрне карау практикасыннан мисаллар китерелде.
Укучылар «Кулланучылар берлеге» һәм «Кулланучылар лигасы» командаларына бүленде. Һәр команда үз лозунгын уйлап тапкан иде. Викторина барышында укучылар сорауларга тулы җаваплар белән актив катнаштылар. Командалардан алынган җаваплардан соң өстәмә аңлатмалар бирелде. Нәтиҗәләрне санаганнан соң, «Кулланучылар лигасы» командасының җиңү яулавы ачыкланды.
Нәтиҗә ясаганда кулланучылар хокукларын яклау турында законны белү генә түгел, аны теге яки бу очракта практикада куллана белү дә бәяләнде.
Уенда катнашучылар «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы логотибы төшерелгән кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын яхшы белүләрен һәм куелган бурычларны хәл итүгә стандарт булмаган якын килү мөмкинлекләрен күрсәттеләр.