Чистай кешесе, үзенең эте турында борчылып, шәһәр кибетләренең берсендә этне читтән күзәтү өчен 4 990 сумлык GPS-трекер һәм аның өчен SIM-карта сатып алган. Бу товар, этнең кая китүенә карамастан, муенга беркетелгән заманча технология аны табарга мөмкинлек бирәчәк, дип гарантияли. Хуҗа этнең барлык күчеше турында мобиль кушымта аша, урамда гына түгел, бинада да, Wi-Fi кулланып белә ала.
Товарны сатып алганда, кибет хезмәткәрләре аның төзеклеген тикшерми, чөнки аның бәтәрәе тулысынча утырган була. Сатучы кулланучыга товар, инструкция һәм 12 айга гарантия талонын тапшырган.
Сатып алган көнне гражданин П. трекерның бәтәрәен тутырса да, җайланманы тикшергән вакытта ул хайванның локациясен күрсәтмәвен һәм тиз арада сафтан чыгуын ачыклый.
Икенче көнне кулланучы кибеткә сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән, тик аны үтәүдән баш тартканнар. Закон нигезендә, трекер сыйфатын тикшерү өчен кабул иткәннәр, тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗага белдерелгән дефектның расланмавы хакында хәбәр иткәннәр. Әмма, товарны алганнан һәм аны кибет сатучысы тикшергәннән соң, трекерда шул ук җитешсезлекләр кабат ачыкланган. Нәтиҗәдә, товарны кабаттан сыйфат тикшерүе үткәрүгә җибәргәннәр. Кулланучы тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчаны кире кайтару таләпләрен претензия тәртибендә куярга мәҗбүр була. Компания җитәкчелегенең претензиягә җавабы кулланучыны аптырашта калдыра. Хатта гарантия ремонтын үткәрү өчен бирелгән «телефон»ның төзек булуы күрсәтелә. Алга таба сөйләшүләр бернинди дә нәтиҗәгә китерми.
Товарны сатучы кулланучының таләбен ирекле тәртиптә үтәүдән баш тартканлыктан, гражданин П. үз мәнфәгатьләрен суд тәртибендә якларга карар кыла. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кулланучыга судка дәгъва гаризасы проектын төзүдә ярдәм күрсәтте.
Дәгъва гаризасының резолютив өлешендә кулланучы җавап бирүчегә тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчаны кире кайтару, неустойка түләтү, зыянны һәм мораль зыянны түләтү буенча таләпләр куйды. Моннан тыш, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 13 статьясындагы 6 пункты нигезендә, суд тарафыннан кулланучы таләпләрен канәгатьләндергәндә, суд сатучыдан кулланучы файдасына суд тарафыннан бирелгән сумманың илле проценты күләмендә штраф түләттергән.