Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чара оештырды.
Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән буын ял итүчеләр белән очрашу уздырдылар һәм көн темасына әңгәмә кордылар. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында узачак. Цифрлы хезмәтләр һәм финанс технологияләренең бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләргә китерүе турында сөйләштеләр. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре аңлатылды. Ял итүчеләр актив катнашты, түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: сыйфатсыз товарны сатканда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү өчен ничә көн вакыт бирелә; сатып алынган товарның сыйфаты буенча кулланучы күпме вакыт эчендә мөрәҗәгать итә ала; гарантия срогы булмаганда экспертизаны кем үткәрергә тиеш, дару препаратлары кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиешме?
Чарада катнашучыларның барысына да белгечләрнең квалификацияле һәм тулы җаваплары бирелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.