Кулланучылар белемен арттырабыз

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Инде гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләрдә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, базарларда кизү торулар үткәрелә, кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре оештырыла.

Әлеге бәйрәм алдыннан территориаль орган белгечләре Мамадыш шәһәренең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чаралар үткәрделәр.

Аерым алганда, «Магнит» кибетендә хезмәткәрләр белән очрашу уздырылды һәм булачак бәйрәм – «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» шигаре астында узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында сүз алып барылды.

Цифрлы хезмәтләр һәм финанс технологияләренең бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләргә китерүе турында сөйләштеләр. Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды.

Очрашу барышында кулланучылар базары өлкәсендәге мәсьәләләр каралды, алар сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырды.

Чара үткәрү кысаларында кулланучылар өчен кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды: «Претензияне ничек дөрес төзергә», «Текстиль, трикотаж, тегү һәм мех товарларын һәм аяк киемнәрен сату үзенчәлекләре», «Алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге».

Белгечләр шәһәрлеләрне үткәрелә торган чараларда катнашырга һәм үзләренең хокукый белемнәрен арттырырга чакыра. Моннан тыш, консультация сорап 8(8552) 71-43-03 «Кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International