Балтач китапханәсенең Карадуган авылы филиалы китапханәсендә чаралар үткәрелде

2022 елның 11 марты, җомга

Төрле буын вәкилләренең кулланучылар хокукларын яклау турында законнар нигезләрен өйрәнүгә, практикада алган белемнәрне куллануга һәм хокукый культура формалаштыруга карата кызыксынуларын арттыру максатыннан, Балтач муниципаль районының 13 нче номерлы Карадуган авылы китапханәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова чара үткәрделәр.

Әлеге чарада китапханә хезмәткәрләре дә актив катнашты, аның барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар. Катнашучылар белгечләр мәгълүматын зур кызыксыну белән кабул иттеләр һәм чара ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Чара ахырында барлык катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды, шулай ук уку залында кулланучылар хокукларын яклау буенча почмак булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International