2022 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районы сәүдә объектларында сатучылар өчен семинарлар үткәрде. Семинар барышында сатучыларга РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре аңлатылды, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре, коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмат бирелде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе белән танышу өчен материаллар таратылды, кулланучы өчен мәгълүмат почмакларын, сәүдә объектының тулы исеме һәм эш вакыты белән элмә такталарын рәсмиләштерүнең төп кагыйдәләре аңлатылды.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучылардан килгән гаризаларны карап тикшерүгә генә түгел, сатучылар һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемен арттыруга да игътибар итәргә кирәк. Сатучыларның йөкләмәләре инде телгә алынган закон актларында язылган. Беренче чиратта сәүдә нокталары күрсәтелә торган товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын, сатучыларның үзләре турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирүләрен күзәтеп торырга тиеш.
Сатучылар шулай ук товарларны сату, сыйфатсыз товарларны алыштыру һәм кире кайтару буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлегенә ия булдылар, чөнки бу процесс, кулланучылар хокукларын яклап, сатучыларның үзләренә дә бертигез йогынты ясый.