«Сыра әче, яраклылык вакыты күрсәтелмәгән. Кибетне тикшерүегезне сорыйм» - Түбән Кама кибетләренең берсенә карата «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасына әнә шундый шикаять керде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре үткәргән контроль чара барышында, кибеттә чыннан да, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозу факты ачыкланды.
Сәүдә объектында товар озату документларыннан башка, БДАМС кулланмыйча, шулай ук яраклылык срогы чыккан алкогольле продукция (сыра) сатылган. Барлыгы 274,26 литр күләмендә продукция хуҗасыннан алынды. Ачыкланган бозулар буенча шәхси эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.6 ст.2 өлеше, 14.33 ст.2 өлеше һәм РФ КоАП 14.19 ст. буенча административ тикшерү үткәрелә.