Бәйрәм кысаларында консультация өстәле оештырылды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре Чистай шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультацияләр үткәрде.

Чараның төп максаты - кулланучыларга аларның финанс хезмәтләре базарында хокукларын аңлату, чөнки 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» дип атала. Цифрлы технологияләр һәм интернет куллану финанс оешмаларына үз хезмәтләрен тизләтергә һәм гадиләштерергә мөмкинлек бирде. Мондый үсешнең өстенлеге - финанс хезмәтләренең үтә күренмәлелеге һәм тизлеге. Әмма мондый шартларда финанс алдашу куркынычы да сизелерлек арта.

Намуссыз хуҗалык итүче субъектларның түбәндәге хокукларына йогынты ясый торган гамәлләре элеккечә актуаль булып кала: кулланучы ризалыгыннан башка ирекле сайлап алу (өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу, финанс хезмәтләре күрсәтүдән баш тарту, банк карталарын блокировкалау һ.б.); хезмәт күрсәтүнең куркынычсызлыгына (кулланучы счетыннан акча урлау, бурычларны түләттерү).

Цифрлы икътисад үсеше гражданнарның мәнфәгатьләрен кысрыкларга тиеш түгел. Финанс оешмалары клиентларга хезмәт күрсәтүдән ничек нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдалану турында аңлатырга тиеш.

Чара барышында кулланучыларның төрле сорауларына аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International