«Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» - 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы, ул, традиция буенча 15 мартта билгеләп үтелә.
Хәзер финанс хезмәтләре базарында актив динамика күзәтелә, ул даими рәвештә үсә бара. Оешмалар кулланучыларга акчаны банк счетларында урнаштырырга яки аларны билгеле бер процент ставкасы астында шәхси файдалануга алырга мөмкинлек бирә. Мондый компанияләр исемлегенә иминият оешмалары, банк учреждениеләре, микрокредитлау фирмалары керә. Россия Федерациясе законнары нигезендә үтәлергә тиешле билгеле бер төшенчәләр бар, ул кулланучының мәгълүмат алуга хокуклары булуны күздә тота: Законда 8, 10, 12 статьялар белән билгеләнә, димәк, кулланучы финанс оешмасы һәм аның эшчәнлеге турында тулысынча хәбәрдар булырга тиеш; куркынычсызлык 7 статья белән контрольдә тотылырга тиеш; кулланучының 16 статья нигезендә сайлап алу мөмкинлеге бар, димәк, клиент хезмәт күрсәтү пакетын мөстәкыйль билгеләргә хокуклы; болар барысы да 12дән алып 17 статьяларга кадәр язылган.
Цифрлы технологияләр күп кенә хезмәтләрнең характерын үзгәртте, чөнки куелган программа белән тәэмин итү кулланучылар товарларының арта барган санында күренә, шулай ук төрле түләүле хезмәтләр күрсәткәндә кулланыла, шул исәптән финанс өлкәсендә дә. Кулланучылар базарының әлеге сегментын глобальләштерү нәтиҗәсендә, гражданнарның яңа социаль-икътисади мөмкинлекләре барлыкка килде. Әмма цифрлы икътисадның киләчәге, бу өлкәдә кулланыла торган барлык технологияләр һәркемгә ачык кына түгел, алдаудан, явыз нияттән һәм техник хаталардан да якланган очракта гына мөмкин. Мошенниклар кулына ничек эләкмәскә? Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк - бу хакта сезгә сөйләргә теләр идек.
Финанс өлкәсендә иң популяр хезмәт - кредит шартнамәләре төзү, аларны төзүгә кадәр кулланучыларга хезмәтләр турында тулы, кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә, аларны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итәргә, танышу өчен кредит шартнамәсенең типик формасын тәкъдим итәргә, кредит килешүләренең эчтәлеген карарга була һәм шуннан барысы да аңлашыла. Кулланучылар белән килешүләргә кулланучы хокукларын кысучы шартларны кертүне төшереп калдырырга, кредит алганда өстәмә хезмәтләр сатып алуга басым ясамаска кирәк. Банктагы кредитны ябу турында белешмә алырга кирәк. Югыйсә, күпмедер вакыттан соң сезгә шалтыратып, түләмәгән сумманы күрсәтәчәкләр, өстәмә акча түләргә туры киләчәк.
Алга таба, банкоматтан файдаланганда шуны истә тотарга кирәк: һәр банкоматта банкомат эше мәсьәләләре буенча хезмәтләр телефоннары, банк картасыннан файдаланганда килеп чыккан проблемалар, шулай ук банкоматның сыйфатсыз эшләве очрагында кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат булырга тиеш, банкоматларның өзлексез эшләвен тәэмин ителгәнме, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә. Әгәр мондый мәгълүмат юк икән, бу банкоматны әйләнеп узыгыз.
Микрозаймнар финанс кыенлыклары вакытында уңайлы вариант. Әмма алар гаилә бюджеты өчен артык зур күләмдә акча түләү һәм зур йөкләнеш белән бәйле күп кенә су асты ташларын үз эченә ала. Микрозайм алыр алдыннан аның төп нечкәлекләрен өйрәнергә кирәк. Ул нечкәлекләрне белмәсәгез, гаиләдә һәм сәламәтлек өчен зур проблемалар туарга мөмкин. Шуңа күрә микрозайм алыр алдыннан ныклап уйларга, барлык шартларын да тиешенчә өйрәнергә киңәш итәбез.
Беренче очраган банкка абарып керер алдыннан, төрле тәкъдимнәрне өйрәнегез, иң түбән процентлы ставканы сайласагыз отышлырак була. Шулай ук вакытны билгеләү өлешшенә дә җитди карагыз. Бер айга микрозайм бюджет өчен көчтән килмәгән йөк булачак. Үз көчегезне чын-чынлап бәяләгез - түләү вакыты җитди штраф санкцияләре белән яный. МФОга мөрәҗәгать итеп, башта аларның мошенниклар түгеллегенә инанырга кирәк. Микрофинанс оешмалары эшчәнлеге Үзәк банк тарафыннан контрольдә тотыла, Үзәк банк сайтында Россиянең КФО реестры алып барыла. Тикшерегез, сез сайлаган фирма бу реестрда бармы? Микрозаймнар бирү Гражданлык кодексының 42 бүлеге һәм 02.07.2010 елның 151-ФЗ номерлы законы белән җайга салына. Килешү төзер алдыннан сезгә кредит шартлары, сезнең хокуклар һәм бурычлар турында тулы мәгълүмат бирергә тиешләр. Алдан түләү тәртибен, комиссияләр күләмен һәм штраф санкцияләре шартларын игътибар белән өйрәнегез. Кулланучылар хезмәте буларак, микрозаймнар кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон таләпләренә буйсына.
Сезгә банктан «перезвонить» сылтамасы белән хат килә икән, яки зур отыш турында белдерү кәгазе килде ди, шалтыратучы банк хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны хәбәр итүне сорый, социаль челтәрләрдә сезнең дусларыгыз һәм танышларыгыз исеменнән, янәсе, бәлагә юлыктым, дип билгеле бер счетка акча күчерүне сорап язалар икән, бер кайчан да алар әйткәнне эшләмәгез!!! Куркынычсызлык максатларында банк карталарын компьютерда яки кәрәзле телефонда сакламагыз. Әгәр сезгә шалтыратып, сезнең счетыгыз турында нинди дә булса мәгълүматны (хата буенча акча күчерделәр, диеп) сораганда - инструкцияләргә кермәгез, ә шунда ук банкка шалтыратып, мәгълүматның дөремлеген тикшерегез. Компьютерны антивирус программасы белән тәэмин итегез. Балаларга һәм өлкәннәргә бу гади кагыйдәләрне аңлатыгыз. Банк бүлекчәләрендә банкомат яки билгеләнгән терминалда банкомат аша хезмәтләр яки товарлар өчен түләгәндә теләсә кайсы җәмәгать урынында картоприемникта чит предметлар юклыгына, клавиатураның төзеклегенә инаныгыз. Пин-кодны җыйганда, клавиатураны кул белән каплагыз. Мобиль банк һәм СМС – хәбәрләрне һичшиксез тоташтырыгыз. Интернет аша сатып алганда, сезгә смс-хәбәр аша бирелгән яшерен (пароль) кодны беркемгә дә хәбәр итмәгез. Башка затларга, хәтта сезгә яхшы таныш кешеләргә дә банк карталарыгызны тапшырмагыз.
Финанс базары нык үсеш алган, шуңа күрә төрле кредит оешмалары, иминият компанияләре бик күп. Шуңа күрә кулланучыларны чакыра торган төрле акцияләр дә барлыкка килә. Клиентка бары тик игътибарлы, килешүләрне тулысынча укыганнан соң гына, аны ныклап аңлаган очракта гына имза салырга ярый. Иң яхшысы - клиентларга яхшы таныш булган финанс контораларына гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Еш кына торак-коммуналь хезмәтләр, элемтә хезмәтләре өчен түләгәндә акча кермәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр була.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 37 статьясы (алга таба – 2300-1 номерлы Закон) нигезендә кулланучы үзенә күрсәтелгән хезмәтләрне башкаручы белән килешүдә билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда түләргә тиеш. Кулланучы тарафыннан түләү агенты аша кертелгән акчалар хезмәтләрне башкаручының исәп-хисап счетына килмәсә, кулланучыга, түләүне раслаучы квитанцияләрнең күчермәләрен кушып, турыдан-туры башкаручыга язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, түләү агентына (түләү буенча квитанциядә күрсәтелгән) башкаручыга акча күчерүне таләп итеп язмача дәгъваны җибәрергә кирәк. Игълан ителгән таләпләрнең канәгатьләндерелмәве яки аның мөрәҗәгатен тиешле таләп куелганнан соң ун көн эчендә караудан баш тарткан очракта, кулланучы судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 395 статьясы нигезендә чит акчалардан файдаланган өчен, аларны хокуксыз тотып калу, кире кайтарудан читләшү, аларны түләүдән баш тарту, бүтән зат хисабыннан нигезсез рәвештә алу яки саклану аркасында, әлеге акчалар суммасына процентлар түләнергә тиеш.