Сәүдә техникумы студентлары белән очрашу узды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы - Әлмәт шәһәрендә иң борынгы урта һөнәри уку йортларының берсе. Ул 1968 елда РФ нефть-газ чыгару сәнәгате министрлыгы карары буенча «Татнефть» берләшмәсе инициативасы буенча төзелгән. 45 ел эшләү дәверендә исеме дүрт тапкыр үзгәрде, әмма аның асылы бер – сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү.

Бүгенге көндә көндезге бүлектә 640 студент белем ала: «Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе», «Икътисад һәм бухгалтер исәбе», «Иминият эше», «Куллану товарларына экспертиза һәм товар алып бару», «Логистикада операция эшчәнлеге» бүлекләрендә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре техникумда еш кунаклар. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан алар янә студентлар белән очрашты. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп маддәләре турында искә төшерделәр. Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, кулланучының үзенә ремонтлау яки алыштыру чорында шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеге һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган, тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында фикер алыштылар.

Интернет-сәүдә кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләрен, территориаль органның эш тәҗрибәсеннән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International