2022 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан Тәтеш муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар үткәрелде.
Тыңлауларның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог урнаштыру юлы белән хокук бозуларны профилактикалау.
Чарада Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның бизнес җәмәгатьчелеге, күзәтчелек, хокук саклау, башка контрольлек итүче органнар, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Территориаль орган начальнигы Рифат Сөнгатуллин үз чыгышында алкоголь законнарындагы яңалыклар, алкоголь базарында типик хокук бозулар, аларны булдырмый калу өчен күрелгән чаралар турында сөйләде.
Элек профилактикага икенче дәрәҗәле роль бирелсә, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын үткәрү кысаларында профилактик эш беренче планга чыга.
Фикер алышу диалог режимында узды.
Бизнес һәм район хакимияте вәкилләре үз сорауларын шәхсән бирү, конкрет ситуацияләрне хәл итү, килеп туган сорауларга җавап алу мөмкинлеге алдылар. Тәтеш районы Башлыгы халык тыңлауларын үткәрү практикасының актуальлеген билгеләп үтте.
Нәтиҗә:
Чарага нәтиҗә ясап, Рифат Сөнгатуллин: «Контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук бозуларны профилактикалау, ягъни бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру өстенлекле юнәлеш булып тора», - диде.
Утырышта катнашучылар территориаль орган үткәрә торган контроль-инспекция чараларының нәтиҗәлелеге һәм күләме районның алкоголь базарында контрольне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үттеләр.
Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган барлык профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/-.