Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү көнендә Түбән Кама муниципаль районының 25 нче гимназиясендә «Грамоталы кулланучы» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Әкият персонажларына мөрәҗәгать итү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән аңлаешлы рәвештә танышырга мөмкинлек бирде. Дәрес барышында укучылар, кулланучылар буларак, үз хокукларын белү, алардан файдалана белү, аларның хокуклары бозылганда килеп туган низаглы ситуацияләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, дип үзләштерделәр. Кулланучылар базары өлкәсендә РФ законнарын өйрәнү һәр гражданга үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тулысынча тормышка ашыру һәм яклау өчен кирәк.
Теоретик әзерлек белем нигез булдыра, кеше күзаллавын арттыра. Белгечләр балаларга кулланучы белән булган хәлне тәкъдим иттеләр һәм бу ситуациядә кибет гамәлләренең дөреслегенә аңлатма бирүләрен сорадылар. Әйтик, кулланучы киштәдән җәлеп итәрлек бәядән сок алган һәм аны кассага алып килә. Тик анда эчемлекне 50 сумга кыйммәтрәк сатарга маташалар. Сатып алучы ценникта башка бәя күрсәтелгән, ди. Тик кассир аны алыштырырга өлгермәдек, ә системада барысы да башкача, дип раслый. Нәрсә эшләргә?»
Сыйныф сәгате ахырында укучыларны мәгълүмати материал белән таныштырдылар: кулланучылар базарының төрле темаларына буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы.