Арча районы Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә викторина узды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

2022 елның 15 мартында Арча муниципаль районы Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 8 сыйныф укучылары арасында хокукый темага багышланган викторина үткәрде. Викторина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән иде һәм хокукый аң-белемнәрен күтәрүгә, интууцияне, фикерләүнең сыгылмалылыгын үстерүгә, актив гражданлык позициясен формалаштыруга һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелде.

Чара башланганчы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тарихы, аның тематикасы, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нормалары, кулланыла торган төшенчәләр һ.б. турында слайдларда җентекле аңлату һәм мәгълүмат чагылдыру белән сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар таратылды.

Викторинада катнашучылар, ике «Ук» һәм «Өч мушкетер» команда, билгеле бер вакыт дәвамында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тестлар һәм практик бурычлар белән эшләделәр. Викторинада 2 балл аерма белән «Ук» командасы җиңде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законны яхшы белүләрен күрсәттеләр. Хәзер аларның Олимпиадада катнашуларын көтәбез.

Викторинада җиңүчеләр һәм катнашучылар «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы логотибы төшерелгән истәлекле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International