Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе – кибетләрдә ай саен бәяләр мониторингы үткәрү, ул мәгълүматларны җыю һәм анализлау буенча өзлексез, методик процесс булып тора.
Хәзерге вакытта, килеп туган вәзгыятьтә, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәя кую мониторингы көчәйтелде, ул атна саен үткәрелә.
15.03.2022 көнне федераль һәм республика челтәрләрендә бәяләр мониторингы үткәрелде. Кибетләр штат режимында эшли, складлардагы азык-төлек товарларының күпчелеге запасы җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, товарга кытлык янамый, шул ук вакытта товар белән тәэмин итү даими башкарыла.