Тукай муниципаль районы белгечләре укучыларга цифрлы финанс хезмәтләре турында сөйләделәр

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты.

Ел саен, 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, СІ) ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели. 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында узачак.

Финанс хезмәтләре, цифрлы технологияләр базары тиз үсә, бу исә бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләргә китерә. Банкоматлар, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары, мобиль банк, интернет — банк, электрон акча - цифрлы түләү чаралары барлыкка килде. Электрон акча ярдәмендә кулланучы интернет - сатып алу өчен түли, акча күчерү һәм түләүләрне өйдән чыкмыйча, компьютер, планшет, кәрәзле телефон ярдәмендә башкара ала.

Бөтендөнья кулланучылар оешмасы һәм кулланучылар хәрәкәте цифрлы Финанс хезмәтләрен үстерү максатыннан кампанияләр һәм тикшеренүләр үткәрәчәк, алар инклюзив, куркынычсыз, гадел, тотрыклы булачак, һәм алар кулланучылар хокукларын яклау астында тотачак.

Очрашу барышында белгечләр укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 32300-1 номерлы РФ Законы турында сөйләделәр, законның төп маддәләрен аңлаттылар, РФ Хөкүмәтенең 2463 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен үткәрелә торган олимпиада турында мәгълүмат бирелде. Олимпиадада катнашу өчен теркәлү тәртибе, Олимпиаданың үткәрү тәртибе һәм приз фонды турында сөйләделәр.

Белемле кулланучы булу, финанс хезмәтләрен грамоталы кулланучы булу, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын якларга өйрәтү - укучылар белән очрашуның төп максаты. Чара ахырында истәлекле фото ясалды. Сыйныф җитәкчесе белгечләргә кызыклы һәм мавыктыргыч очрашу өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International