2022 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Затлы» сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, оешма элмә такталары һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында киңәш-табыш бирелде. Сатучыларның игътибарын яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлтте.
Чара ахырында «Вестник потребителя» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.