Кулланучы, үз хокукларыңны бел!

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2022 елда Consumers International җәмәгатьчелеккә цифрлы финанс хезмәтләре сегментында кулланучылар хокукларына игътибар бирергә тәкъдим итте һәм «Fair Digital Finance - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрергә карар кылды.

Әлеге бәйрәм кысаларында, Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре Үзәк китапханәсенең уку залында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Кулланучы, үз хокукларыңны бел!» дип исемләнгән мәгълүмати стенд урнаштырылды, анда кулланучылар хокукларын яклау турында әдәбият тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон белән таныштырды, цифрлы хезмәтләр һәм финанс технологияләренең бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләргә китерүе турында сөйләде. Банкоматлар, түләү банкы һәм банк булмаган терминаллар барлыкка килде. Мобиль банк, интернет-банк - кулланучыга үзенең банк һәм карта счетларының торышын дистанцион рәвештә контрольдә тотарга, шулай ук өйдән чыкмыйча, компьютер, планшет, кәрәзле телефон ярдәмендә түләүләр, күчерүләр һәм сатып алулар башкарырга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары. Бу яңалыкларның барысы да безнең гадәти тормышыбызны бик үзгәртте.

Акциянең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын якларга, финанс хезмәтләрен грамоталы кулланучы булырга өйрәнү.

Очрашу ахырында барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International