Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексы кысаларында, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белгечләре белән берлектә, ял итүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлатып лекция–әңгәмә оештырылды. Лекция алдыннан гражданнарга кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган «Вестник потребителя Татарстана» газетасының яңа саны һәм буклетлар таратылды.
Форсаттан файдаланып, ял итүчеләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дә, азык-төлек продуктларының санитар нормалары таләпләре буенча да сораулар бирә алдылар, аларга тулы җаваплар бирелде. Һәр конкрет очракта аларның хокуклары һәм законның төп нигезләмәләренә сылтап, әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды. Чыгыш башында тыңлаучыларга республиканың кулланучылар базарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. 1992 елның 9 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 5,10,18,20,25,29 статьясындагы конкрет мисалларда карап тикшерелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында», шул исәптән, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Гражданнар сыйфатсыз товар сатып алганда кулланучы буларак үз хокукларын ничек якларга кирәклеге турында кыйммәтле киңәшләр алдылар.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр әлеге чараны үткәргән өчен зур рәхмәт белдерделәр.