«Кулланучы игътибарына» дигән китап күргәзмәсе оештырылды

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Без барыбыз да товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алып кулланучылар ролендә яшибез. Әмма безнең хокуклар еш кына бозыла, ә аларны яклау өчен, үз хокукларыңны белергә һәм дөрес куллана белергә кирәк.

Арча районы Казанбаш авылы китапханәсе үз укучылары өчен «Кулланучы һәм аның хокуклары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материалларда кулланучылар хокукларын яклау буенча килеп туган сорауларга җаваплар һәм сатучыларның (җитештерүчеләрнең, башкаручыларның) кулланучыга китерелгән зыян өчен җаваплылыгына кагылышлы сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Кирәк булганда, китапларда, брошюраларда тәкъдим ителгән үрнәкләргә таянып гариза язарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International