Аксубай муниципаль районында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләренең банклар һәм күп функцияле үзәкләргә килүчеләр белән очрашуы булды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы 2022 елда - «Fair Digital Finance» - Гадел цифрлы финанс хезмәтләре шигаре астында уза. Хәзерге җәмгыятьтә гражданнар өчен барлык уңайлы электрон финанс инструментлары булдырылгпан. Шул ук вакытта алар кулланучылар өчен куркыныч та тудыра ала. Бу очракларны Аксубайда урнашкан банк бүлекләренә һәм күпфункцияле үзәккә килүчеләргә, Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Ершова аңлаттылар.
- Мошенниклар кулына ничек эләкмәскә? Алданмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? – алар бирегә килүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
Ведомство белгечләре гражданнарга цифрлы финанс хезмәтләре алу өлкәсендә хокукларын аңлаттылар һәм хокук бозылган очракта, үз хокукларын яклау өчен Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын аңлаттылар.