Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты тарафыннан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 9 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес оештырылды.
Чара башында укучыларга быел «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кабул ителүгә утыз ел тулу һәм 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү турында сөйләделәр. 2022 елда ул «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» дигән девиз астында уза.
Чара барышында мәктәп укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның һәм «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның кайбер нормалары каралды. Укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен үткәрә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада турында сөйләделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга тәкъдим иттеләр.
Дәрес ахырында укучылар арасында анкета һәм викторина үткәрелде. Укучыларга танышу һәм үз-үзеңне үстерү өчен кулланучылар хокукларын яклау тематикасы белән белешмәлекләр тапшырылды. Чара барышында кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.