Тәтеш районы эшкуарлары һәм Татарстан бизнес-омбудсмены хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл уздырдылар

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районы эшкуарлары белән очрашты. Очрашуда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Тәтеш муниципаль районындагы җәмәгать вәкиле Рәмзия Рәфыйкова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова һәм район эшмәкәрләре катнашты. Очрашу диалог формасында түгәрәк өстәл артында узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече барлык катнашучыларга да финанс хезмәтләре базарында аларның хокуклары аңлатты, бу цифрлы технологияләрне һәм интернетны куллану финанс оешмаларына үз хезмәтләреннән файдалануны тизләтергә һәм гадиләштерергә мөмкинлек бирә.

Бизнес-омбудсмен хезмәткәрләре республикада интернет-сәүдә тармагын үстерү өчен ниләр эшләнүе һәм ни өчен бу юнәлешкә зур игътибар бирелүе турында сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, республикада нәкъ бер ел элек «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге эшли башлады. Ул эшкуарларга маркетплейсларга чыгарга бушлай ярдәм итә, аларның продукциясен алга этәрергә булыша.

Эшмәкәрләр, үз чиратында, үз проблемалары һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

Чара барышында барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм белешмәлекләр, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы белән танышырга мөмкин иде һәм Яшел Үзән территориаль органы визиткалары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International