2022 елның 18 мартында ТР Теләче районы Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Бөтендөнья кулланучылар көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрде. Бүлек хезмәткәре ел саен 15 мартта бөтен дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелүе, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына быел 30 ел тулуы турында сөйләде. Сыйныф сәгате әңгәмә формасында үтте, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Сыйныф сәгате ахырында викторина үткәрелде, анда укучылар дөрес җаваплар турында фикер алыштылар.
Чарадан соң барлык укучыларга да төрле мәсьәләләр һәм территориаль органнар контактлары буенча «Кулланучыга белешмәлек» буклетлары өләшенде.