Теләче китапханәсендә очрашу узды

2022 елның 18 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районы «Теләче җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре һәм «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» дигән темага лекция үткәрде.

Бүлек хезмәткәре билгеләп үткәнчә, ел саен 15 мартта бөтен дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә, быел ул «Fair Digital Finance – Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында узды. Ул билгеләп үткәнчә, цифрлы финанслар үсеше хәзерге вакытта бик тиз бара. Әңгәмә барышында мобиль банк эше темасына да кагылып үтелде, очрашуда катнашучыларның барысы да хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә уңайлы һәм тиз булуы белән килеште. Чара ахырында барлык катнашучыларга да төрле мәсьәләләр һәм территориаль органнар контактлары буенча «Кулланучыга белешмәлек» буклетлары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International