Ходяшево авыл җирлегендә кулланучылар белән очрашу узды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Питрәч районының Ходящево авылында күчмә кабул итү үткәрде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында сөйләштеләр.

Шулай ук сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ.б. нигезләмәләре буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International