2022 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, продукция һәм (яки) предметларны чыгару һәм аларны юкка чыгару өчен кабул итү зарурилыгы турындагы гаризалар нигезендә, «Росспиртпром» АҖ вәкиленә гомуми күләмдә 1133,87 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция тапшыру булды. Алар буенча судлар тарафыннан конфискация турында карарлар кабул ителгән. Шуларның 107,6 л күләмендә спиртлы продукция һәм 1026,27 л күләмендә алкогольле продукция, шул исәптән, сыра һәм сыра эчемлекләре. Продукцияне, төп технологик җиһазларны, автомобиль транспортын тартып алу, демонтажлау, саклау, юк итү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне булдырмау чараларын гамәлгә ашыру турында» 28.09.2015 елның 1027 номерлы карары белән билгеләнгән.
Продукция Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посадский районында юк ителәчәк.