Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Т.В. Старикова ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен чара үткәрде.
Белгеч укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы белән таныштырды, законның төп маддәләрен аңлатты, шулай ук 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» шигаре астында узуы турында сөйләде. Укучылар белән цифрлы хезмәтләр һәм финанс технологияләренең бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләргә китерүе турында әңгәмә корды. Банкоматлар, түләү банклары һәм банк булмаган терминаллар барлыкка килде. Мобиль банк, интернет-банк - кулланучыга үзенең банк һәм карточка счетларының торышын дистанцион рәвештә контрольдә тотарга, шулай ук өйдән чыкмыйча, компьютер, планшет, кәрәзле телефон ярдәмендә түләүләр, күчерүләр һәм сатып алулар башкарырга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары. Бу яңалыкларның барысы да безнең гадәти тормышыбызны нык үзгәртте.
Укучылар белән очрашуның төп максаты – белемле кулланучылар булу, финанс хезмәтләрен грамоталы кулланучы булу, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын яклый белүне формалаштыру. Очрашу ахырында укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.