Сарман районында ведомтсовара комиссия утырышы узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы хакимиятендә этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия утырышы эшендә Сарман муниципаль районы башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы катнашты.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды::

- Сарман муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция куллану базарының торышы турында;

- законсыз алкогольле һәм спиртлы продукция кертү каналларын булдырмауга юнәлдерелгән чаралар турында;

- сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуарэ һәм әче балны да кертеп, алкогольле продукцияне законсыз сатуны тыюга юнәлдерелгән чаралар турында;

- законсыз әйләнештән алынган алкогольле продукцияне юк итүгә юнәлдерелгән күрелә торган чаралар турында.

Комиссия эше нәтиҗәләре буенча алкогольле продукцияне лицензиясез сатуны тыюга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде. Моннан тыш, комиссия алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алу һәм юк итү, шул исәптән стационар булмаган сәүдә объектларында һәм гражданнарның күпләп ял итү урыннарында сатыла торган чаралар комплексын эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International