Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Биектау районы хуҗалык итүче субъектлары өчен семинарлар үткәрелде

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Биектау районында «Мясомаркет» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.

Чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүматларның булу-булмавы, претензияләрне карау тәртибе һәм вакытлары аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау һәм аларны судка кадәр тәртиптә хәл итү мәсьәләләре кузгатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат тупланган брошюралар, актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы турында мәгълүмат җиткерелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарының 4 пунктындагы дүртенче абзацының үз көчен югалтуын тану хакында 2012 елның 26 мартындагы 276 номерлы карары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International