Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Биектау районында «Меркурий» ҖЧҖнең «Ашамлыклар» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.

Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында, нинди документлар белән раслануы турында сөйләштеләр.

Сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һ. б. нигезләмәләргә аңлатмалар бирелде.

Моннан тыш, түбәндәге карарлар чыгуы турында мәгълүмат җиткерелде:

- «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында»Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарының 4 пунктындагы дүртенче абзацының үз көчен югалтуын тану хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International