Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Грамоталы кулланучы» акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ поселогындагы 19/25 йортны колачлады. Өйдә яшәүчеләргә белгечләр «Орлыклар сатып алабыз: кулланучыга нәрсә белергә кирәк», «Кулланучыга кулланучылар кредитын (займ) шартнамәсе төзегәндә бурычка алучының бурычларын коллекторларга тапшырудан баш тарту хокукы турында», «Россия буенча турлар өчен акчаларны кире кайтару программасы үзенчәлекләре турында», «Түләүле нигездә белем бирү хезмәтләрен алу», «Иминият өчен түләүне кайтару өчен бурычка алучының хокукы», моннан тыш татар телендә буклетлар, «Телефон сатып алганда кулланучылар хокуклары», «Аяк киемен сатып алганда кулланучылар хокуклары» дигән темаларга буклетлар тараттылар, шулай ук «Вестник Потребителя Татарстана» газетасының 1 (16) чыгарылышы да тапшырылды. Буклетлар һәм газеталар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнде. Буклетлар информатив, тар юнәлешле, бу кулланучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган сорауларга тиз арада җавап алырга һәм куелган бурычны нәтиҗәле хәл итәргә, үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә.
Акциянең максаты: Яр Чаллы шәһәре халкының кулланучылар грамоталылыгын арттыру. ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр һәм кунаклар оештыручыларга мондый чараны үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, өлкәннәр һәм балалар акциядә актив катнаштылар, кулланучылар базары өлкәсендә сораулар бирделәр,
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре эшчәнлекнең горизонтларын киңәйтергә һәм мондый акцияләрне шәһәрнең башка микрорайоннарында, шулай ук Чаллы территориаль органы карамагындагы районнарда да оештырырга ниятли.