Законсыз әйләнештән 7 данә «фанфурик» алынган

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша кергән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объектның урынына барып кайтты. Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында спиртлы сыеклыкны законсыз сату факты кабат расланган. Законсыз әйләнештән 7 данә «фанфурик» алынган.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре сатучыга карата РФ КоАП 14.1 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Эш материаллары карап тикшерү өчен Түбән Кама шәһәр судына җибәрелде. Шулай ук мәгълүмат Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясенә законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге турында хәбәр җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International