Чирмешән районының хуҗалык итүче субъектлары өчен ачык тыңлаулар узачак

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2022 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.

Чараның темасы: «2021 ел һәм 2022 елның 1 кварталы йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре».

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы атамасы: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.

Докладчы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Солтанов Марат Роберт улы.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2022 елның 15 апреле, 10.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Хакимиятнең актлар залы (Чирмешән авылы, Совет ур., 32).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: 2021 ел һәм 2022 елның 1 кварталы йомгаклары буенча контроль чаралар нәтиҗәләре буенча мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен ачыклау, гамәлдәге законнарны аңлату.

Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 14.04.2022 кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Marat.Sultanov.R@tatar.ru

Мәгълүматны телефон аша ачыкларга була: 8 (8555) 36-63-85, 8 (84396) 2-23-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International