Хәмер сату законнарын бозу факты ачыкланды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер ханым тарафыннан РФ КоАП 14.17.1 ст.2 өлешендә каралган административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 22,5 литр тәшкил итә, ә бу ярты литрлы пыяла шешә, бер тулы булмаган өч литрлы пыяла банка һәм 20 литрлы бер алюминий фляга. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

14.17.1 ст. 2 өлеше нигезендә, физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән, утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Штраф билгеләү турындагы карарны Зәй шәһәр суды кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International