Ифтар-очрашуда кулланучылар хокукларын яклау турында фикер алыштылар

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Рамазан ае - бөтен дөньяда миллиардтан артык мөселман өчен үзенчәлекле ай. Бу эчке уйланулар, Ходайга хезмәт итү һәм үз-үзеңне сынау вакыты. Мөселманнар изге Рамазан аенда рухи яктан камилләшү һәм рухи авырлыкларны дәваларга тырышалар. Нәкъ менә шушы ай дәвамында мөселманнар көн саен ураза тоталар. Бу - гыйбадәт кылу һәм фикерләү вакыты.

Шушы көннәрдә Түбән Наратбаш мәчете мәдрәсәсе укучылары ифтар мәҗлесе оештырдылар. Чарада авыл халкы һәм Буа районы имам –мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов катнашты. Илмир хәзрәт җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларының тоткан роле турында вәгазь укыды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина да катнашты. Ул авыл халкын кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләмәләре, хезмәт күрсәткәндә, шулай ук сату-алу барышында кулланучылар хокукларын бозу очрагында аларны гамәлдә куллану очраклары белән таныштырды.

Финанс грамоталылыгы мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар. Белгеч һәркемгә аңлаешлы формада финанс хезмәтләре алу һәм аннан файдалану, финанс пирамидалары һәм микрозаймнар, аферистлар хәйләләренә эләкмәү, өлкән кешеләрне финанс хезмәтләре базарында мошенниклык гамәлләреннән ничек кисәтергә һәм якларга кирәклеге турында сөйләде.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International