Узган җомгада Әтнә муниципаль районы үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә булды. Ярминкәдә җирле товар җитештерүчеләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе белән танышырга мөмкин иде. Халыкка продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде, болар – колбасалар, сырлар, сыер ите, кош ите, ит эшләнмәләре, балык, яшелчә, бал, җиләк-җимеш, һәм кондитер әйберләре. Шулай ук авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары продукциясе, мәсәлән, печән, салам, утын һ.б. бар иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәләрдә кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан консультацияләр үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының контакт номерлары язылган визит карточкалары өләшенде.