Балтач муниципаль районы Яңгул авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 13 апрелендә Балтач муниципаль районының Яңгул авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителде. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау. Авыл халкы техник яктан катлаулы товарларның сыйфатына, кулланучылар базары өлкәсендә үз хокукларын бозу очрагында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында күп санлы сораулар бирде. Бу көнне кабул итүгә килгән халыкка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова җентекле аңлатмалар бирделәр. Гражданнарга мөрәҗәгать итү өчен территориаль орган реквизитлары бирелде.

Ахырда шуны әйтәсе килә, әгәр үзе теләмәсә, авыруны дәвалап булмый. Нәкъ шулай ук кулланучыны да,  ул моны теләми икән, яклау мөмкин түгел. Шуңа күрә, хөрмәтле кулланучылар, уяу булыгыз һәм үз хокукларыгыздан һәм белгечләрдән баш тартмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International