Балалар иҗат йортында кунакта: балаларга кулланучы хокуклары турында

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәре «15 нче балалар иҗаты Йорты»нда укучылар белән очрашу оештырдылар. Әлеге иҗат йортына шәһәрнең төрле мәктәпләреннән һәм төрле яшь төркемнәреннән килгән укучылар йөриләр. Белгечләр кече яшь төркеме белән очраштылар.

Очрашу барышында белгечләр укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы белән таныштырдылар, законның төп маддәләрен аңлаттылар, «товар», «хезмәт», «кулланучы» төшенчәләрен ачтылар. Кулланучының нинди хокуклары булуын мисалларда аңлаттылар: сайлау хокукы; мәгълүматка хокук; куркынычсызлыкка хокук һәм башкалар.

Балаларга 1960 елда Бөтендөнья кулланучылар оешмасының дөньяның 100 дән артык иленнән 250 дән артык оешманы берләштерүе, кулланучылар ихтыяҗларына кагылышлы мәсьәләләрне, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен карап, даими рәвештә яңа тәкъдимнәр чыгара торган булуы турында сөйләделәр. Бөтендөнья кулланучылар оешмасы тарафыннан шундый хокуклар тәкъдим ителде:

- зыянны түләттерү хокукы;

- сәламәт әйләнә-тирә мохиткә хокук;

- кулланучылар белеменә хокук.

Очрашу барышында чарада катнашучыларның барысына да «Вестник Потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышы, тъбщндщге эчтщлектщге мәгълүмати белешмәлекләр, буклетлар таратылды:

- «Претензияне ничек дөрес төзергә»,

- «Ремонт яисә алыштыру чорына шундый ук товарны бирү яки алыштыру таләбенә кагылмый торган озак вакытлы кулланыштагы товарлар исемлеге».

Һәр буклет информатив, үз эченә алган тар юнәлештщге билгеле бер тема, бу кызыксындырган сорау буенча тиз арада җавап алырга мөмкинлек бирә.

Укучыларга Яр Чаллы территориаль органының 71-43-03 телефоны буенча «Кайнар линия» эше турында хәбәр иттеләр.

Үсеп килүче буынны белемле кулланучы булырга өйрәтү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын якларга өйрәтү - очрашуның төп максаты иде. Очрашу ахырында балалар иҗат йорты педагоглары белгечләргә әлеге чара, кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.

Яр Чаллы шәһәре халкының кулланучылар белемен арттыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International