«Ательеда күлмәк тектердем»

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Сорау: ательега заказ биреп, күлмәк тектердем. Ике тапкыр киеп карарга барсам да, күлмәкне киеп булмаслык дәрәҗәдә бик тар итеп теккәннәр булып чыкты. Бу очракта мин нәрсә эшли алам?

Җавап:

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законы нигезендә, кулланучы башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыклаганда, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:

1) башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне бушлай юкка чыгару;

2) башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметү;

3) сыйфаты шундый ук булган материалдан башка әйберне бушлай эшләтү яки эшне кабат башкару. Бу очракта кулланучы моңа кадәр эш башкаручы үзенә биргән әйберне кире тапшырырга тиеш;

4) башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне үз көче яки өченче затлар көче белән юкка чыгару чыгымнарын түләтү.

Кулланучы, шулай ук башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләргә бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча түләүне таләп итүгә хокуклы. Китерелгән зыянны түләү кулланучының тиешле таләпләрне канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокта хәл ителә. Эш башкару (хезмәт күрсәтү) срогын бозган өчен эш башкаручы неустойка түләргә тиеш.

Эш башкаручы башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне килешүдә билгеләнгән срокта юкка чыгармаган очракта, кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы. Кулланучы башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) җитди кимчелекләр яки килешү шартларыннан башка төрле тайпылышлар ачыклаганда да эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүдән баш тартырга хокуклы.

Эш тулысынча яки өлешчә кулланучы материалыннан (әйбереннән) файдаланып башкарылса, эш башкаручы әлеге материалның (әйбер) сакланылышы һәм аннан дөрес файдалану өчен җавап бирә.

Эш башкаручы түбәндәгеләрне эшләргә бурычлы:

1) кулланучыга тапшырылган материалның (әйбер) яраксыз яки сыйфатсыз булуы турында кулланучыны кисәтү;

2) материалны ничек тоту турында хисап бирү һәм калдыгын кире кайтару.

Кулланучыдан кабул итеп алынган материалны (әйбер) тулысынча яки өлешчә югалткан (зыян китергән) очракта, эш башкаручы өч көн эчендә аны шундый ук сыйфатка ия булган башка материалга (әйбер) алыштырырга һәм, кулланучының теләгенә карап, тиешле срокта шундый ук сыйфатка ия булган башка материалдан (әйбер) эшләп бирергә, ә инде шундый ук сыйфатка ия булган башка материал (әйбер) булмаганда – кулланучыга югалтылган (зыян китерелгән) материалның (әйбер) бәясен икеләтә арттырып түләргә, шулай ук кулланучы тоткан чыгымнарны түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International