Сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде

2022 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Яңгул авылында урнашкан «Тургай» кибетендә хосусый эшмәкәр Газимҗанова Л.Ш. хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.

Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм кибет эшчәнлегенә турыдан-туры караучы ттоварларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу турында консультация бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыруның дөреслеге турында мәгълүмат бирелде. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслый торган документлар булуга юнәлтелде.

Әлеге чара барышында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, бәяләр һәм социаль әһәмиятле товарларга тәкъдим ителә торган бәяләр турында фикер алыштылар. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе, аларны сату режимы турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International