«2021 ел һәм 2022 елның 1 кварталы йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре» гавами чарасы йомгаклары турында

2022 елның 15 апреле, җомга

Үткәрү урыны: Чирмешән авылы, Совет ур., 32

Үткәрү датасы: 2012 елның 15 апреле.

Нәтиҗә:

1. ТР Чирмешән муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларны анализлау, шулай ук аларны кисәтү юллары турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы М.Р. Солтанов үткәргән анализ нәтиҗәләрен исәпкә алырга.

2. Алкогольле продукцияне ваклап сату эшчәнлеге, законнарда билгеләнгән барлык таләпләрне үтәп, законлы нигездә алып барылырга тиеш.

3. Чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр бирелде.

Көн тәртибе:

1. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар, шулай ук аларны кисәтү юллары.

2. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне тормышка ашырганда белергә кирәк булган норматив-хокукый актлар.

3. «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2002 елның 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары буенча аңлатмалар.

Чарада катнаштылар:

Әһлиуллин М.Х. – ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары; Солтанов М. Р. – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы; авыл җирлекләре башлыклары; «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» АҖ вәкилләре; алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International