Минзәлә муниципаль районында яшәүчеләр өчен «Грамоталы кулланучы» акциясе үткәрелде

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларыннан берсе - кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар белемен арттыру.

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләрдә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, базарларда дежур торулар үткәрелә, кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре оештырыла.

Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чаралар үткәрделәр.

Аерым алганда, чаралар барышында «Пятерочка» кибетендә хезмәткәрләр белән очрашу үткәрелде һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләрен аңлаттылар. Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга җаваплар бирелде, алар сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырды.

«Грамоталы кулланучы» акциясе кысаларында район халкына кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды: «Претензияне ничек дөрес төзергә», «Текстиль, трикотаж, тегү һәм мех товарларын һәм аяк киемнәрен сату үзенчәлекләре», «Алышынырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге».

Белгечләр гражданнарны үткәрелә торган чараларда катнашырга һәм кулланучылар буларак үзенең хокукый белемнәренн арттырырга чакыра. Моннан тыш, консультация сорап 8(8552) 71-43-03 номеры буенча «Кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International