Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең (ЧГО ТРОО ВОИ) Татар республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Очрашу барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законнар белән җайга салына торган сорауларның киң спектрын карадылар. Бу - түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү, дистанцион сату, һава транспортында ташу кагыйдәләре, шул исәптән пассажирлар йөртүче хезмәтеннән файдалану мөмкин булмаган очракта билетларны кире кайтару тәртибе.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.
Товарлар сатып алу яки хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча бәхәсле хәл килеп туган очракта, катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына яки Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.