Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Утар Аты авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Зөһрә Гыйльметдинова кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде. Әлеге чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча район халкының кулланучылар белеме һәм үз-үзен яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр; товарларга экспертиза үткәрү сроклары; кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта; бүлмәара ишекне сыйфатсыз урнаштырган очракта кулланучы хокукларын яклау мәсьәләләре каралды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. «Халык контроле» системасы эше темасы да кузгатылды.
Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материал – белешмәлекләр һәм буклетлар тарату белән үрелеп барды.