Тартып алынган продукцияне юк итү өчен тапшырдылар

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 елның 1027 номерлы «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнешен кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында» карары һәм продукцияне һәм (яки) предметларны юкка чыгару өчен чыгару һәм кабул итү зарурлыгы турындагы гаризалар нигезендә, «Росспиртпром» АҖ вәкиленә 1323,87 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне тапшырдылар. Әлеге продукция буенча судлар тарафыннан конфискация турында карарлар кабул ителде, шуларның: 337,9 л.спиртлы продукция һәм 985,97 л. алкогольле продукция тәшкил итә, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре дә.

Продукция Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посадский районында юк ителәчәк.

Агымдагы ел башыннан бу инде юкка чыгаруга икенче тапшыру. Барлыгы 2457,74 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция озатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International