Җиһаз сату сораулары буенча укыту семинары үткәрелде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучылардан килгән гаризаларны карап тикшерүгә генә түгел, сатучылар һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемен арттыруга да игътибар итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшмәкәр С. Н. Газизованың җиһаз салонында эш һәм хезмәтләрнең тиешле сыйфатта күрсәтелүе, сәүдә өлкәсендә бәхәсле сораулар килеп чыгу мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр һәм сатучылар белән агарту эшен дәвам итеп, сатучылар белән мебель сату мәсьәләләре, җиһазның сыйфаты һәм җитешсезлекләре, җиһаз кулланучының хокуклары турында бәхәсләр һәм проблемалар турында өйрәтү семинары үткәрде. 31.12.2020 елның 2463 номерлы яңа кагыйдәләренә таянып, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча башка төрләрен сату үзенчәлекләре, кулланучыга товарның һәм сатучының, артикулның һәм модельнең исеме турында күрсәтелгән мәгълүмат булган касса яисә товар чегын тапшыру турында, мебель җыелмасына (гарнитурына) керүче предметлар саны, кирәкле фурнитура саны, һәр предметның бәясе, мебель җыелмасының гомуми бәясе, тышлау материалы төре турында аңлатмалар бирелде.

Фоторәсемнәр буенча җиһаз сатып алу, чыннан да, кызыклы, һәм хәзерге вакытта популяр. Шулай да фотолар буенча җиһазлар сатып алганда кайбер үзенчәлекләргә игътибар бирергә кирәк.

Бу очракта килешү үрнәкләр буенча сату-алу килешүе булып торачак. Сезнең өчен күңелсез нәтиҗәләр килеп чыкмасын өчен, килешүдә нинди шартлар язылуга, җиһаз китерү срогы каралуга һәм килешүнең предметы җентекләп тасвирлануга игътибар итәргә киңәш итәбез: җиһазның күләме, төсе, билгеләнеше, куллану үзлекләре (ул нинди материаллардан әзерләнгән). Сатучы сүзләренә карап, мондый килешү язма рәвештә төзелмәсә, килешүне нәкъ менә язма рәвештә рәсмиләштерүне таләп итәргә кирәк.  Сезнең таләп үтәлми икән, бу нияттән бөтенләй баш тарту һәм әлеге сатучыдан җиһаз сатып алмау яхшырак.

Әгәр сез сатып алган җиһазда кимчелекләр ачыкланса, товар турында, аны җитештерүче турында тулы мәгълүмат бирелмәсә нәрсә эшләргә? Бу очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 12 статьясына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, анда товар (мебель) турында тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен сатучының (башкаручының) җаваплылыгы күздә тотыла. Моннан тыш, җиһазда җитештерү җитешсезлекләре ачыкланган очракта, сез әлеге законның 18 ст. файдаланырга мөмкинсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International