Укучылар өчен финанс белеме буенча класстан тыш дәрес үткәрелде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге өлкән белгече Лилия Мурзина, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты белән берлектә, Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучылары өчен финанс белеме буенча класстан тыш дәрес үткәрделәр.

Сыйныфтан тыш дәреснең максаты – укучыларда дәресләрнең стандарт булмаган формалары хисабына финанс белемнәренә карата кызыксыну уяту, финанс грамоталылыгы - финанс иминлегенең нигезе, дөрес финанс тәртибен урнаштыру, һәм хәвеф-хәтәрләрне кисәтү.

Укучыларга финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый консультация бирелде.

Әлеге чаралар финанс белемнәренә җайлы керү мөмкинлеген алырга, финанс карарларын кабул итүгә җаваплы һәм грамоталы якын килү принципларын формалаштыруга ярдәм итә.

Чара барышында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кирәкле һәм мөһим мәгълүмат җиткерелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, төрле файдалы мәгълүмат тупланган товарлар һәм хезмәтләр турында буклетлар һәм белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International