Хәзерге вакытта дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлегендә коррупцион рискларны минимальләштерүнең административ-хокукый режимын камилләштерергә кирәк. Шул уңайдан, 21.04.2002 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары Казан территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, сәүдә предприятиеләре эшчеләренең Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча үткәрелә торган чаралар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук җәмгыятьтә коррупциячел тәртипкә түземсезлек булдыру максатыннан, анкеталау үткәрделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, анкеталаштыру сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында да, Казан шәһәрендә кулланучылар арасында да уздырылды.