Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Биектау муниципаль районының Казаклар авыл җирлегендә гражданнар өчен чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү график нигезендә ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча үткәрелә.
Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.
Түбәндәге сораулар буенча консультацияләр бирелде:
* техник яктан катлаулы товарлар сатып алу турында;
* таләпләр кую сроклары турында;
* җиһаз ясау һәм китерү заказларын үтәү срокларын бозу;
• сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;
• сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлеккә дә таләпләр кую сроклары турында.
Гражданнарга өстәмә рәвештә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре аңлатылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.
Аларга товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында аңлаттылар.
Һәр этапта агарту эше чараларда катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачучы мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы тарату белән тәмамланды.