Күчмә кабул итү барышында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде

2022 елның 22 апреле, җомга

2022 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.

Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында сөйләштеләр.

Күчмә кабул итү барышында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һ. б. нигезләмәләргә аңлатмалар бирелде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International